Бүген,Сабабаш төп мәктәбендә,”Уныш-2018”дип исемләгән бәйрәм чарасы булды.
Бәйрәмгә укучылар ныклы әзерлек белән килгәннәр.Кичә алдан төзелгән сценарий буенча барды.Укучылар төрледән-төрле сувенирлар,букетлар ясадылар, концерт номерлары әзерләде. Көзне мактап шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,уеннар уйнадылар,табышмакларга җавап таптылар.Бәйрәм ахырында “Көз патшасы” белән “Көз патшабикәсе” билгеләнде.Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.