Өлкәннәр көне һәм көзге изгелек атнасы акциясе кысаларында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Түлешкә авылында яшәүче Хайруллиннар гаиләсенә барып аларны котладылар, балалар тарафыннан җырлар, шигырләр яңгырады. Түлешкә авылында шул бер гаилә генә яши, кечкенә генә игътибар һәм җылылык алар өчен зур бүләк. Мансур абый, аның уллары Хаҗинур һәм Флорит үзләренең олы рәхмәтләрен җиткереп, бик канәгать булып калдылар.