2018 елның 11 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Саба муниципаль районының " Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендәге социаль хезмәткәрләр тарафыннан Тимершык авыл җирлегенең истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Өлкәннәр Ш.Х. Биктимиров исеменә багышланган китапханәгә юл тоттылар. Китапханә хезмәткәре Загирова Ләйсән Биктимировның биографиясе белән таныштырып узды. Шулай ук Сөембикә манарасы рәвешендәге кунакханәдә дә булдылар. Экскурсиянең максаты өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның күзаллауларын киңәйтү иде. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, өлкәннәребез экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм безнең районның башка музейларында булырга теләк белдерделәр.