Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. 10 октябрь көнне полиция участогы вакәләтлесе Марат Мурсалим улы Гатин теләктәшлеге белән Тимершык авыл җирлегендә укучыларда хокукый, һөнәр сайлауга һәм шәхес булып тәрбияләнүгә нигезләнгән чара булып узды. Тимершык, Шыңар, Мичән, Симет мәктәпләреннән укучылар катнашып, укучыларга Саба районында эшләп килүче төрле оешмалар практик юнәлештә мастер-класслар күрсәтелде, соңыннан докладлар тыңланылды.
Җирлек буенча иске йортларны сүтү, зиратларда өмәләр дәвам итә. Сабайда юл төзекләндерү эшләре алып барылды. Шулай ук Тимершыкта яшь белгечләргә торак төзү эшләре дәвам итә. “Тимершык авыл җирлеге”