12 – 14 нче октябрь көннәрендә "Костер" Республика балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге базасында, Татарстан төбәк бүлегенең берләштерелгән республика советы лидерын сайлау һәм юнәлеш лидерлары составын яңарту, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау максаты белән балалар хәрәкәте активистлары өчен “РДШ мәктәбе” оештырылды.
Безнең районнан әлеге сменада район балалар Думасы активистлары Гилемханова Рузилә, Фәттахова Диана, Шәрипова Гөлия, Кашапава Энҗеләр катнашты. Кызлар төрле мастер – класслар, тренинглар узып, проект эшләре якладылар. Нәтиҗәдә "РДШ мәктәбе"ндә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.