Курск шәһәрендә XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары җиңүчеләрен бүләкләү

2018 елның 13 октябре, шимбә

        Кичә «Ак барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча 2018 елгы Республика ярышларын ачу тантанасында Курск шәһәрендә XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Саба районы вәкилләре дә үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар:

Аркан тарту буенча ярышларда 1 урын:

1. Закиров Делүс

2. Закиров Данис

3. Сафин Радик

4. Вайисов Улугбек

5. Зарипов Нияз

6. Галиев Азат

7. Маннанов Динар

Самбо буенча ярышларда 3 урын:

1. Кирсанова Наталия

Шулай ук 50 яшь тулу уңаеннан спорт ветераны Галиев Айдар Гыйльмулла улы да бүләкләнде.

Спортчыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International