Мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр өчен “Профессиональная компетентность в управлении ДОУ” дигән темага семинар булып узды.

2018 елның 12 октябре, җомга

12 октябрь  көнне Шәмәрдәннең 1нче номерлы «Экият»   балалар бакчасында мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр өчен “Профессиональная компетентность в управлении ДОУ”  дигән темага семинар булып узды. Семинар программасы бик эчтәлекле һәм бай иде. Кунаклар белем бирү эшчәнлекләреннән фрагментлар карап уздылар. Аннан соң бакча мөдире Давыдова Гульнара Наилевна  хезмәттәшләрен  документлар исемлеге белән таныштырды. Өлкән тәрбиячеләр документациясе алып барылуы турында Шарипова Эльмира Мазитовна чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә  мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр бер-берсенә кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм теләкләрен җиткерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International