Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Менә әкеренләп көздә тәмамланып килә.
Бүген 11нче октябрь көнне “Мөстәкыйль яши алам” программасы белән яшәүче балалар белән көзге гербарий ясарга булдык. Шулай ук шушы гербарийга карап һәр ел фасылында чәчкләр һәм яфркларга сокланып торырга була.Яфраклар һәм чәчәкләр җыю өчен матур кояшлы көн сайладык.
Группага керү белән аларны кибәргә куйдык. Яфракларыбыз кипкэч, балалар белән картонга сындырмыйча пөхтә итеп ябыштырдык. Балалар бик матур һәм бик сөенеп башкардылар.
Хәзер без теләсә кайсы вакытта шушы гербарийны алып , ничек бергә тырышканыбызны һәм көзнең нинди матур ел фасылы икәнен искә төшерә алабыз.Ә менә шулай бирелгән белем егет - кызларнын хәтерендә озакка калачак.
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында “ Хисләр дөньясы “ исеме астында сенсор бүлмәсендә шөгыль.
8 нче октябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында сенсор бүлмәсендә “ Хисләр дөньясы” исеме астында психолог Садыкова Г.Г. һәм тәрбияче Сиразиева Г.Ф. шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максатлары:балаларның эмоциональ кичерешләрен үстерү,үсеш сәләтләрен аңлы рәвештә кабул итәргә өйрәтү һәм тынычландыру.
Сенсор бүлмәсендә балалар үзләрен тыныч, борчусыз,шәфкатьле итеп хис итәләр.Төрле төстәге утлар балаларның хис- тойгыларын, кичерешләрен, ышанычларын арттырырга ярдәм итә.Балаларга бигрәк тә, салмак,матур көй астында уйланып, хискә бирелеп шөгыльләнү ошады.Сенсор бүлмәсе һәммәбездә уңай тәэссирләр калдырды.
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатыны Республика фестивале “KabakBay” Кабак бәйрәмендә катнашты.
2018 нче елында 6 нчы октябрь көнне Б.Сабасының Яр буенда урнашкан Республика фестивале “KabakBay” Кабак бәйрәмендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернаты коллективы катнашты.
Бәйрәмгә бөтен коллектив әзерләнде, кемдер композицияләр ясады һәм бэлеш пешерде, икенчеләре фотозона ясады. Уртак эш бөтен коллективны тагын да берләштерде. Тырышлыгыбыз бушка узмады, без 1 нче урынны алдык. Без моңа бик сөендек.
Шулай ук бәйрәмдә «махсус Алан» оештырылган иде, анда 8 интернатта тәрбияләнүче катнашты, алар өчен белгечләр махсус арт-дәресләр үткәрде. Курку һәм эчке киртәләрне бетерү, аралашу күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен төрле сәнгать төрләре дәресләре үткәрелде. Балаларга дәресләр бик ошады һәм бик теләп катнаштылар.
Шундый матур бәйрәм өчен без бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.