"Табигать.Урман.Кеше" (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Иске Мичән мәдәният йорты җитәкчесе балалар өчен табигатьтә "Табигать.Урман.Кеше" дип исемләнгән экологик сәгать оештырды. Беркемгә дә сер түгел, кешелек иминлеге экологик һәлакәт алдында тора. Табигатьнең хәле кешелек өчен куркыныч тудыра башлады. Биосфера законнарын бозган өчен кеше инде үз сәламәтлеге белән түли башлады. Әмма иң куркынычы шунда, моның өчен киләчәк буыннарга да түләргә туры киләчәк. Бердәнбер котылу чарасы - экологик культура.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International