Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияләнүче балаларның «Олимп» стадионына экскурсия.

2018 елның 13 июле, җомга

2018 нче елның 11 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияләнүче 13 бала Байлар Сабасында урнашкан "Олимп" стадионында экскурсиядә булдылар.

  Экскурсиянең максаты:

 - туган төбәгебездә унашкан паркка экскурсиягә бару;

 - парк эчендә булган истәлекле урыннар белән танышу;

 - тәбигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

   Экскурсия балаларны парк эчендә булган Г.Тукай иҗаты буенча  урнаштырылган персонажлар белән таныштырудан башланып китте. Тәрбияче Тимергалиева Л. балаларга Тукай әкиятләреннән өзекләр сөйләде. Скульптураларны күзәтү барышында балалар әкият геройларые танып үз фикерләрен әйттеләр.

  Балаларга аеруча "Кыек көзге"не күзәтү ошады. Алар рәхәтләнеп бер - берсен күзәтеп күңел ачтылар.

  Парк эчендә куелган мемориаль такта балаларда зур кызыксыну уятты. Җирлектә яшәгән данлыклы шәхесләр турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан балалар махсус тренажерларда шөгыльләнделәр.

  Кече яшьтәге балалар өчен бу ял бик кызыклы, ә өлкән яшьтәге балалар өчен белемнәрен арттыруга зур этәргеч булды.

  Паркка оештырылган сәяхәттә барсы да канәгать калдылар. 

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында Шарлар белән уеннар.

 

2018 елның 12 июлендә  тәрбияче Хабирҗанова Р.И  Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияләнүче балалар өчен  төсле шарлар белән уеннар үткәрде.

Бу чарада 8 бала катнашты.

Бу чараның максаты:

-балаларны төсле шарлар белән таныштыру; төп төсләр. формалары турында тулы мәгълүмат бирү;

-төсле шарлар белән уйнау теләге уяту;

-балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү.

Уен-ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш.

Балалар бу чарада төрле-төрле уеннар уйнадылар. Кәрзингә шар ату. Шарларның төсләрен атау һәм геометрик фигураларны искә төшерү максатыннан математик уеннар балаларның фикерләү сәләтен тагын да баетты. Әлеге чара барлык балаларга да ошады, әлеге уеннан кәнагәть калдылар.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияләнүче баланың туган көне.

 

Бүген 11 июль көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче Тёрочкин Сергей үзенен туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәмга Сергейның яраткан иптәшләре һәм балалар йорты хезмәткәрләре чакырылды. Тәрбияче апалары ярдәмендә мул итеп өстәл әзерләнде.

Килгән кунаклар Сергейга истәлек бүләкләре тапшырдылар. Югары Утар балалар йортында һәр баланың туган көне зур әзерлек белән уза. Бу бәйрәм балалар арасынды үз ара дуслык, бердәнлек тәрбияләп кенә калмый, ә аларны тату да берләштерә, дуслаштыра. Бу кичәдә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International