Кыңгыраулар музеена сәяхәт. (Район мәдәният бүлеге)

2018 елның 10 июле, сишәмбе

10 июль көнне Лесхоз Мәдәният Йортының кыңгыраулар музеенда “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр экскурсиядә булып киттеләр. Алар кыңгырауларны бик игътибар белән күзәттеләр, кызыксындырган сорауларын бирделәр, шалтыратып карадылар. Без, үз чиратыбызда, аларга кыңгыраулар тарихын, килеп чыгышлары, кем туплап, кемнең безгә бүләк итүе турында сөйләдек. Соңыннан алар спорткомлекста рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар һәм бик ошатып кайтып киттеләр.

 (Район мәдәният бүлеге)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International