Волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында ТР муниципаль хезмәткәрләре ТР 2018 ел Спартакиадасы

2018 елның 2 июне, шимбә

31 май - 2 июнь көннәрендә Кильдебәк урта мәктәбе спорт залында волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында ТР муниципаль хезмәткәрләре 2018 ел Спартакиадасынын ярышлары узды.Саба районы командасы группада Минзәлә һәм Арча командаларын 2:0 исәбе белән отты. Чирекфиналда Балтач районы командасын шулай ук 2:0 исәбе белән отты. Буген 2 июньдә безнең команда ярымфинал уенында   Мамадыш  командасын, ә финалда Кукмара командасын шулай ук 2:0 исәбе белән отты һәм икенче ел рәттән чемпион исемен яулады. Җиңүчеләрне котлау тантанасына мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Саба районы Башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шайхутдинов, Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Спартакиаданың баш хөкемдары Видади Гумбатович Махмудов, волейбол ярышының баш хөкемдары Алексей Игоревич Овощников. Барлык призерлар кубок, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International