Югары Симет авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

   Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
   Быел Симет хуҗалыгында язгы кыр эшләренең гомуми күләме 831 гектар тәшкил итә. Шуның 90% ка якыны чәчелгән инде. Бүген игенче –механизаторлар рапс чәчүгә керештеләр. Рапс  барлыгы 161 гектарга чәчеләчәк . Чәчеләчәк кукурузның мәйданы 150 гектарны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International