Килдебәк авыл җирлеге яңалыклары.

2018 елның 11 мае, җомга

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Әлеге митингта Килдебәк мәктәбе укучылары һәм укытучылары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. Укучылар мәктәптән һәйкәлгә кадар, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Шулай ук, укучылар Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары да әзерләгәннәр иде. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

Шулай ук, 8 нче майда Тауктар авылы “Тамчы” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылдашларын Җиңү Көненә багышланган концерт белән сөендерделәр.

9 нчы майда Мәртен авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә төзегән стеланы тантаналы төстә ачу чаралары булып узды. Әлеге стеланы чыгышлары белән Мөртен авылыннан булган бертуган Ильсур һәм Марат Галиевлар төзетте. Әлеге стелада Мәртен авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исенәре мәңгелештерелгән. Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы да катнашты. Ул авыл халкын, бәйрәмгә килгән кунакларны Җиңү Көне белән тәбрикләде һәм бертуган Галиевларга кылган изге эшләре өчен рәхмәтен белдерде.    

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International