Кичә 10 май көнне Ветеран командалары арасында Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмэт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары арасында Беренчелек уены узды. Бүләкләү тантанасында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазанович Гарипов катнашты.
Нәтиҗәләр тубәндәгечә:
1-урын Зенит Саба командасы;
2-урын Динамо Саба командасы.
" Яхшы уенчы" Номинациясендә бүләкләнделәр:
Гасимов Равиль Мөбәрәк улы;
Гатауллин Ильдар Хазинур улы;
Закиров Рифат Рафаэль улы.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз аларга саулык-әламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар теләп калабыз!
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге