Курсабаш авыл жирлеге хәбәрләре.

2018 елның 11 мае, җомга

8 - майда Курсабаш авыл жирлегендә Бөек Ватан Сугышында һәлак булган якташларга багышланган яңа обелиск ачылды.. Әлеге митингта тыл ветераннары,сугышта hәлак булучыларның тол хатыннары, җитәкчеләр hәм килгән кунаклар катнашты. Митингны рәхмәт сузләре белән  Курсабаш авыл җирлеге җитәкчесе Гыймадиев А.Р. башлап җибәрде. Ветераннарга шулай ук районнан килгән ОАО “Электр челтәре” Саба бүлеге җитәкчесе  Талипов И.И. котлап, рәхмәт сузләре җиткерде. Бәйрәм Курсабаш төп белем бирү мәктәбе бинасында укучылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Соңыннан обелискка чәчәкләр, веноклар куелды. “Курсабаш авыл җирлеге”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International