Югары Утар акылга зәгыйф интернат йортында тэрбиләнүче балаларның митингта катнашу, һәйкәлгә чәчәкләр кую.

2018 елның 11 мае, җомга

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

 

2018 елның 8 маенда “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында” тәрбияләнүче балалар Җиңү көненә багышланган  митингта катнаштылар һәм Корсабаш авыл җирлеге һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Һәм мәктәп балары тарафыннан әзерләнгән концертта карадылар.

Бу чарада 10 бала катнашты.

Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, хәрби-патриотик тәрбия  бирү; өлкәннәргә һәм ветераннарга олы  ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, халкың өчен горурлык хисләре кичерү.

Бу митингта катнашу балалар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Бөек җиңүгә күпме  еллар узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында "Канәфер чәчәге - Җиңү символы" дип исемләнгән дәрес.  

2018 елның 8 май көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында, тәрбияче Тимергалиева Л. "Канәфер чәчәге - Җиңү символы" дип исемләнгән дәрес үткәрде.

  Дәреснең максаты:

- декоратив - гамәли сәнгать аша балаларга патриотик тәрбия бирү; патриотик күзаллау булдыру; 

- тарихи истәлекләр аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләү;

   Дәрес тәрбияче тарафыннан шигырь уку белән башланып китте. Ул балаларга канәфер чәчәге һәм аның кулланылышы турында сөйләде. Бу чәчәкне ут һәм ялкынга охшатуын әйтте. Җиңү бәйрәменең бәйрәмнәр арасында иң зур югарылыкта торуын билгеләп үтте. Иң әһәмиятлесе дәрес ахырындагы практик эш булды. Балалар зур кызыксыну белән канәфер чәчәге ясадылар. Кемдер кисте, кайсыдыр ябыштырды.

   Тәрбияче куйган максатына иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International