Иштуган авыл җирлегендә Бөек Җиңү көне үткәрелде. Митингның тантаналы өлеше Иштуган мәдәният йортында үткәрелде. Соңрак Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлгә чәчкәләр куелды. Шулай ук мәктәптә укучылар бистәбездә яшәгән ветераннарыбызның үлемсез полкы белән үттеләр.