Килдебәк авыл җирлегендә юл билгеләрен урнаштыру.

2018 елның 27 апреле, җомга

Бүгенгесе көндә юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Шул уңайдан, 26 нчы апрельдә “Татавтодор” җәмгыятенең Саба филиалы эшчеләре Килдебәк авылындагы мәктәп каршындагы җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу зонасына “ясалма тигезсезлек” билгеләрен урнаштырдылар. Һава торышы уңайлангач та, юлда ясалма тигезсезлек тә эшләнәчәк. Искәртеп үтәбез, 2017 нче елның көзендә юлның әлеге өлешен карангы вакытта яктырту өчен яктырту җайланмалары урнаштырылган иде инде.

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International