Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында”Тукай иҗаты мәңгелек” дип исемләнгән әдәби кичә.

2018 елның 27 апреле, җомга

2018 елның 26 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында , балаларның язучылар турында белемнәрен арттыру максатыннан тәрбияче Әскәрова М.С җитэкчелегендэ ”Тукай  иҗаты мәңгелек” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

Кичәгә тубәндәге бурычлар куелды:

1.Балаларны Тукай иҗаты белән таныштыру.

2.Тукай әсәрләре аша балаларда яхшылык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

3.Әкият, шигырьләрен  эчке кичерешләре аша аңлата алырга өйрәтү.

    Чарада 12 бала катнашты.

    Әдәби кичә балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Иң элек язучының “Бала белән Күбәләк”, ”Кызыклы шэкерт” исемле шигырьләре укылды. “Шүрәле”  һәм “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Бу әкият һәм шигырьләргә ясалган рәсемнәрне буяу аларга бик ошады. Кичә “Түбәтәй” уены белән дәвам итте. Экран аша “Су анасы” әкиятен карау балаларга бик ошады. Тәрбияче тарафыннан оештырылган  китап кургәзмәсе  балаларда уңай тәэсир калдырды. Бәйрәм кичәсе ахырында балалар тәрбияче апалары белән берлектә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”җырын саф татарча җырладылар.Үткәрелгән чарадан тәрбияләнүче балалар һәм аларны тәрбияләүчеләр канәгать калдылар.

 

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында  рус язучысы  Л.Н.Толстойга багышланган әдәби чара.

 

2018 елның 25 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты  тәрбиячесе Тимергалиева И.И. җитэкчелегендэ рус язучысы  Л.Н.Толстойга багышланган әдәби чара үткәрелде.Бу чарада 8 бала катнашты.

     Чаранын максаты:

-балаларны Л.Н.Толстойның иҗаты белән таныштыру

-шәхескә  һәм аның иҗатына карата кызыксындыру уяту

-балалардан мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, әдәбияткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

     2018 ел Татарстанда Л.Н.Толстойнын елы итеп игълан ителде.

     Әдәби чараны Л.Н.Толстойнын иҗаты белән таныштырудан башладык,аның әсәрләрен анализладык.

      Балалар «Еланның башы һәм койрыгы», «Буре һәм торна» мәсәлләрне искә тошерделәр һәм укый белучеләр арасында глобаль уку оештырылды.

      Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Бу чарадагы куңелле мизгелләр балалар күңелендә уелып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International