Тукай бәйрәме (Отдел Культуры)

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

 Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез ,  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуны билгеләп үттек. Бу бәйрәм якынлашкан саен ,Тукай безгә тагын да якыная , аның шәхесе , тарихтагы урыны безгә тагын да олырак , мәһабәтрәк булып күренә.  Тукайны искә алу бәйрәме – бер татар халкының гына түгел , бөтен тугандаш халыкларның әдәбият бәйрәменә , Ватаныбызның бөек улына халкының тирән ихтирамын , мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде . Шул уңайдан район мәдәният йортында һәр ел саен бу бәйрәмне , ягъни татар теле һәм әдәбият атналыгын , зурлап билгеләп үтәбез.

26 апрель, 2018 ел.

(Отдел Культуры)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International