Тукай безнең йөрәкләрдә - Мәгариф идарәсе

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

26 нчы апрель көнне Олы Арташ төп мәктәбендә бөек татар  шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде.

    5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында Г.Тукай иҗаты буенча “Тамчы шоу” уены үткәрелде.

      Бөек язучыбыз иҗатына багышланган “Сүнмәс  йолдыз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

      Башлангыч сыйныф укучылары  арасында оештырылган  Г.Тукай  әсәрләренә  иллюстрацияләр конкурсына йомгак  ясалды.

   “Тукай безнең  йөрәкләрдә”  шигырь бәйрәмендә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Алар үзләренең шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр.Сәнгатьле    сөйләүче    укучыларга  грамоталар тапшырылды.

     “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар Г.Тукай    әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсенә төрле композицияләр  әзерләделәр.

      Бу көнне мәктәп Габдулла Тукай рухы белән яшәде, тәнәфесләрдә бөек татар шагыйре шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International