Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы ахырына якынлашты. Бүген хореография түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар үзара көч сынаштылар. Шулар белән беррәттән укучыларның сәләтләрен ачучы остазларыбыз да “Остаз” номинациясендә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Гомумән алганда, бүгенге фестиваль-конкурс позитив рухта узды. Һәр номинацияда җиңүгә ирешкән укучыларыбыз белән кабат Гала – концертта очрашачакбыз.