15 март көнне уку елы дәвамында “Вокал” берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучыларыбыз кабат бәйгегә җыелды. Алар, Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының “Халык җыры”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль” номинацияләрендә катнашып, чыгышларын тәкъдим иттеләр.