«Tutti.» I Бөтенроссия яшь башкаручылар конкурсы (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

14 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Tutti.» I Бөтенроссия яшь башкаручылар музыка бүлеге, музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм ССУЗ студентлары, өчен бәйге үтте. Бэйгенен максатлары: яшь сәләтле музыкантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; аларның уйнау осталыкларын үстерү иде. Әлеге бәйгедә катнашырга төрле шәһәрләрдән: Ижевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай,  Башкорстан субъекты Октябрский шәһәре һ. б. оркестрлар һәм аерым башкаручылар килгән иделәр. Алар арасында «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нен Шәмәрдән филиалы укучылары бар иде: тынлы уен кораллары оркестры (житэкчесе Фәтхуллин А.А.).

Бәйге нәтиҗәләре буенча тынлы уен кораллары оркестры кубок һәм III нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Җиңүчеләребезне чын күнелдән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International