«Слово есть поступок» Л.Н.Толстой (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

12-19 март чорында үткәрелә торган "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН дигән игелекле эшләр эстафетасы башланды. 14 март көнне, «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» (сыйныф укытучылары Мубаракзянова А. З. һәм Гыймадиева Т. Г.) хореография бүлеге укучылары, «Әбрар Кәримуллин” исемендәге район китапханәсендә булдылар.

2018 ел Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, китапханәче Алсу Хәлилова балаларны бөек язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Әзерләнгән материалны балалар игътибар белән тыңладылар һәм бик теләп Лев Толстой иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары барысы да бергәләп авторның таушалган китапларын төзәттеләр. Чара ахырында Лев Толстойның «Өч аю» һәм «Арыслан белән тычкан » әсәрләре буенча мультфильм карау оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International