Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында күп кенә чаралар үткәрү планга кертелгән.
Яшь батырларны искә алу көне уңаеннан педагог – организатор Н.С. Җиһаншина “Салават күпере” һәм “Тик-так” эзтабар группалары белән “Сезнең батырлык мәңгелек” темасына сбор үткәрде. Сборда укучылар герой-пионерлар батырлыгы турында өйрәнделәр.
Бүген укучылар арасында автомат сүтеп җыю һәм командалар арасында волейбол ярышлары оештырылды. Ярышта 11нче һәм 8нче сыйныф укучылары җиңүче булды.