«СИМФОНИЯ ТАЛАНТОВ» Бөтенроссия классик музыка сәнгате фестиваль-конкурсы

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәренең 15нче балалар сәнгать мәктәбендә«Симфония талантов» Бөтенроссия классик музыка сәнгате фестиваль-конкурсы утте. Конкурста республиканын төрле шәһәрләреннән һәм якын-тирә төбәкләрдән 89 иҗат коллективлары һәм солистлары катнаштылар. Катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларыда бар иде.

Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Маликова Ч. Ф. «профессионал»номинациясендә I дәрәҗәге Лауреат дипломына, Халимов Адель, Маликова Чулпан Фаиловна  фортепиано дуэты II дәрәҗәЛауреат дипломына, һәм «концертмейстер осталыгы»номинациясендә Маликова Ч. Ф III дәрәҗә Лауреат дипломына, ия булды; «вокал-соло» номинациясендә Шәмәрдән филиалы укучысы Минһаҗева Сөмбел (җитәкчесе Ахсанова Л.М.) I дәрәҗә Дипломант.

Укучыларыбызны һәм укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә аларга иҗади унышлар телибез! (Мәдәният бүлеге)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International