23нче сентябрь көнне Арча районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре җәйге Спартакиадасының финал ярышлары узды. Республиканың барлык районыннан килгән мең ярымнан артык катнашучы 9 төр буенча көч сынашты: йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, пневматик мылтыктан ату, бадминтон, канат тарту, йөзү, мини-футбол. Саба районы мәгариф хезмәткәрләре барлык ярышларда да уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынны яулауга ирештеләр.