23 сентябрь көнне, Сабаның үзәк урамында, балалар бакчалары һәм мәктәп коллективлары катнашында шаулап-гөрләп ярминкә узды. Әлеге чарада «Шоколад» балалар бакчасы коллективы да зур әзерлек белән катнашты. Ярминкәдә бик күп яшелчәләр, җиләк-жимешләр, аларның кайнатмалары, кул эшләре, гөл үсентеләре, орлыклар һ.б. сатылды. Бу көнне Саба халкынын кәефе күтәренке иде. Ярминкәбезнең мөхтәрәм кунаклары - Нурислам Фатхуллович һәм аның тормыш иптәше Суфия Гилемхановна, ярминкәгә әзерләнгән фотозонада истәлеккә фотога төштеләр.