Сатыш авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Юлларда сак булыгыз!” дигән темага информация сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: мәктәп укучылары арасында юлларда травма алуны киметү, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту. Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим, шуңа күрә светофор, җәяүле юлы, зебра төшенчәләрен аңлату балалар өчен бик әһәмиятле.