“Балалар куркынычсызлыгы айлыгы”

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Эзмә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту максатыннан практик чара  үткәрелде. Чара мәктәп спортзалына куелган җиһазлар ярдәмендә оештырылды. Шулай ук  “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага викторина уздырылып, буклетлар таратылды. Әлеге чаралар укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International