“Күңелләрдә – Тукай рухы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

2024 елның 27 апреле, шимбә

 26нчы апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан  Саба районы мәгариф идарәсе белән “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе  берлектә оештырган “Күңелләрдә – Тукай рухы” дип исемләнгән Тукай әсәрләрен яттан укучылар бәйгесен йомгаклау тантанасы үтте. Бәйгенең максаты – укучыларның һәм әти-әниләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачырга ярдәм итү, татар теленә, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту. Бәйгегә барлыгы 40ка якын эш кабул ителде,  анда Саба районы мәктәпләрендә белем алучы 1-11нче сыйныф укучылары катнашты.  Бәйге җиңүчеләре - Саба гимназиясеннән Камолова Сафия, Тимершык урта мәктәбеннән Биктимиров Илназ, сәләтле балалар мәктәбеннән Бариев Данияр, Килдебәк урта мәктәбеннән Руфинә Мәүлетова һәм Байлар Сабасыннан Аубакировлар гаиләсе үз номинацияләрендә җиңүче булдылар һәм “Дулкын” радиосында туры эфирда чыгыш ясадылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International