Физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 19 апреле, җомга

2024 елның 13-18нче апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан  олимпиадада Саба урта мәктәбе укучылары  (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр. 11нче сыйныф укучысы Сабиров Илнур,   9нчы сыйныф укучылары Латыйпова Язилә, Гарипов Ранил,  10нчы сыйныф укучысы  Мөхәмәтшина Ләйлә призер титулына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International