"Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең гала - концертында Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысын хөрмәтләделәр

2024 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә Казанның Уникс концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» XXIV ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Гала-концертта 43тән артык эстрада номеры тәкъдим ителде. Фестивальдә катнашучылар рус һәм татар халык  җырларын, яшь катнашучылар халыкчан,  заманча хореография номерлары башкардылар.

"Вокал - соло" урта төркем  номинациясендә III урын дипломы белән Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы Габдрахманова Дина (җит. Дәүләтова Гөлназ Рәшит кызы) бүләкләнде. Укучыбызны һәм җитәкчесен җиңү белән котлыйбыз! Ирешкәннәрдә тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, югары үрләр яулауларын телибез. «Созвездие-Йолдызлык " яшьләр фестиваленә озак еллар хәтердә сакланачак уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итүе өчен өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International