"Яшь әниләр "клубында очрашу.

2024 елның 5 апреле, җомга

2024 елның 4 апрелендә, "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь әниләр” клубы активистларының, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышланган тематик очрашуы булып узды.

Очрашу "Булачак әниләргә 5 киңәш" видеоролигын караудан башланды. Аннан  соң, клубка йөрүчеләр белән әлеге темага фикер алышу һәм  сабыйларны биләү буенча мастер-класс узды. Гаиләләрне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау буенча һәркем үзенең фикерен җиткерде.

Шәмәрдән авылында яшәүче, 3 бала анасы  Әдгамова Гүзәл, мастер-класс күрсәтеп, очрашуда катнашучыларга бала биләү буенча тәҗрибә тупларга, теоретик белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International