1-5 класс спортчылары арасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләрнең өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

24-29 апрельдә Алексинда (Тула өлкәсе) «ОКА» РУТБДА 1-5 класс спортчылары арасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләрнең өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты узды.

Районыбызның спортчылары: Имамиева Рианна, Фәтхриев Ирек һәм Галиәкберов Раил әлеге чемпионатта чыгыш ясадылар, яхшы һәм матур уен күрсәттеләр.

3 урын: Галиакберов Раиль/ Сафронов Дмитрий парлы разрядта Россия чемпионатының бронза призерлары булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International