«ЮниорПрофи» чемпионаты кысаларында "Башлангыч сыйныфлар укытучысы" компетенциясе буенча ярыш үтте

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

3 апрель көнне Саба гимназиясе базасында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «ЮниорПрофи» чемпионаты кысаларында "Башлангыч сыйныфлар укытучысы" компетенциясе буенча 29 укучы көч  сынашты.  

Теоретик этапта конкурста катнашучылар башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренең асылын һәм төп сыйфатларын күрсәттеләр. Алар укытучының роленә, аның бурычларына һәм функцияләренә, шулай ук педагогик хезмәтнең мөһимлегенә үз карашлары белән  уртаклаштылар. Бу этапта бирелгән сораулар катнашучыларның белемнәрен генә түгел, ә аларның белем бирү процессына һәм балаларга мөнәсәбәтен дә ачыкларга мөмкинлек бирде.

 Конкурсның практик өлеше аеруча кызыклы үтте. Әлеге өлештә катнашучылар икенче сыйныф укучылары белән эшләп, үзләренең педагогик күнекмәләрен күрсәттеләр. Һәр катнашучы Әйләнә - тирә дөнья, Әдәби уку, Музыка һәм Рәсем сәнгате фәннәреннән 10 минут эчендә сайланган тема буенча төп төшенчәләрне һәм кызыклы фактларны җиткерү максатыннан кечкенә генә дәрес фрагменты күрсәттеләр. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм балалар белән эшләү осталыкларын күрсәтеп, төрле укыту ысулларын һәм алымнарын кулланып уңайлы һәм стимуллаштыручы укыту мохите булдырдылар. Алар белем бирүдә инновацион караш күрсәтеп, һәр баланы кызыксындырырга һәм  уку процессына җәлеп итәргә тырыштылар.

Конкурс катнашучыларга үзләренең укыту сәләтләрен күрсәтергә генә түгел, ә тәҗрибәле педагоглардан кыйммәтле тәкъдимнәр һәм тәҗрибә алырга да мөмкинлек бирде. Мондый чараларда катнашу башлангыч сыйныф укытучылары булырга хыялланган укучыларның үз-үзләренә ышанычын һәм мотивациясен үстерүгә ярдәм итә. Алар бүген үк балаларның тормышына һәм үсешенә йогынты ясый алырлык яхшы укытучылар булу потенциалын күрсәтәләр.

Бүгенге бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын - Саба гимназиясе укучысы Шакирзянова Адиля,

II урын - Түбән  Шытсу мәктәбеннән Файзрахманова Румия,

III урын – Саба гимназиясеннән Закирова Лилия .  

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Сәләтле балалар өчен мәктәп интернатыннан  Равилин Адель,

II урын -  Мичән мәктәбеннән Ибрагимова Камиля,

III урын -  Явлаштау мәктәбеннән Гафиятова Исламия

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International