ҖЧ “Симет” җәмгыяте призына волейбол ярышы

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

24 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, җавалылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте призына волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта Югары Симет, Түбән Симет, Алан, урта мәктәп командалары катнашты. Ярыш алдыннан Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Зәйнетдинов Ш.Җ.  уенчыларны бәйрәм белән котладылар. Шулай ук Зәйнетдинов Ш.Җ. Махсус Хәрби Операциядә булган егетләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

Волейбол ярышында

1 урынны Симет яшьләре,

2 урынны Мәктәп командасы,

3 урынны Түбән Симет һәм Алан авылы җыелма командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International