ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

13 нче июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Кадыров Булат Ильдар улы һәм консультант Халилов Азат Илһам улы  Килдебәк авыл җирлегендә халыккны кабул итте.

13 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты территориясендә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Волшебная страна!» − дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Мероприятие барышында рәсем ясау да, күңелле уеннар да булды! Алып барды: мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе −Асрутдинова Р.С., шулай ук билгеләнгән белгечләр − Фатхуллина С.М. һәм Усманов А.И.

(Район мәдәният бүлеге)

Җэйге чорга эш   планы буенча   бу атнада   Кызыл Мишә балалар бакчасында  “Туфрак –ул   зур байлык” дигән  тема  астында   эшчәнлек алып бардык.

Россия эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хәбәр итә, 08.07.2018 Тимершык авылында участок полиция пункты каршанда Рәсәй полициясеенең 300 еллыгына карата Саба районы глава катнашында һәйкәл ачылышы үтте.  Бу тантаналы ачылышка  кунаклар, ветераннар, журналистлар чакырылды.

Кичә 12 июль көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елгы чемпионатының чираттагы уеннары узды.

Курсабаш авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә. Җирлектә урнашкан оешма-учрежденияләр, җирлек халкы һәм җирлек администрациясе көче белән эйләнә-тирә, зиратларның тышкы һәм эчке биләмәләре вакытында чүп үләннәреннән чистартылып торыла. Шулай ук Курсабаш авылында кирәксез куак һәм агачларны кисү эшләре башкарылды. “Курсабаш авыл җирлеге”.

    2018 нче елның 11 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияләнүче 13 бала Байлар Сабасында урнашкан "Олимп" стадионында экскурсиядә булдылар.

Мишә авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә.

Салкынча һәм яңгырлы көннәр торсалар да, җирлек территориясендә бар тирә-як чәчәктә утыра.

12 июль көнне  Башкарма комитет һәм Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы белән берлектә туристик маршрут буенча йореп чыктылар. Маршрут Сатыш - Саба - Тимершык - Мингәр авыллары буенча булды. Шул уңайдан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Шәүкәт Биктимеров исемендәге музее белән таныштылар.

(Мәдәният бүлеге)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International