Курсабаш авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә. Җирлектә урнашкан оешма-учрежденияләр, җирлек халкы һәм җирлек администрациясе көче белән эйләнә-тирә, зиратларның тышкы һәм эчке биләмәләре вакытында чүп үләннәреннән чистартылып торыла. Шулай ук Курсабаш авылында кирәксез куак һәм агачларны кисү эшләре башкарылды. “Курсабаш авыл җирлеге”.