Җэйге чорга эш планы буенча бу атнада Кызыл Мишә балалар бакчасында “Туфрак –ул зур байлык” дигән тема астында эшчәнлек алып бардык.
Без балаларларның туган як туфрагы белән кызыксынуларын үстерүне максат итеп куеп эшләдек.
Балалар белән атна дәвамында туфракның ничек барлыкка килүе, анда яшәүче микроорганизмнарның роле турында сойләштек, презентацияләр карадык. Туфракның кайбер үзлекләрен ачып бирү буенча тәҗрибәләр үткәрдек. Туфракта яшәүче бөҗәкләрне, кырмыскаларны күзәттек, аларның тырышлыклары хакындасөйләштек. Туфракка сакчыл караш тәрбияләү турында әнгәмә кордык.