ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 март көнне Әлмәт шәһәренең «Нефьтче» мәдәният сараенда, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан , Гөлсинә Галимуллинаның - "Ай күлгә сыенганда" әсәренә нигезләнеп сәхәләштерелгән спектакле куелды.

24 нче март көнне Явлаштау урта мәктәбендә традициягә әйләнгән чараларның берсе- “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәм чарасы бай  программа буенча алып барылды.  Укучылар башта бирнә, ярма җыйдылар, яз турында җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, күп төрле спорт уеннарында катнаштылар, ә соңыннан, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәгә аркан тартышырга ярдәм иттеләр. Кыш җиңелеп, хакимлеген Нәүрүзбикәгә тапшырып, иң изге теләкләрен теләп, саубуллашып китеп барды. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар, һәр сыйныфның үз көче белән әзерләгән кафеларында, төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйландылар.

29 март  көнне Саба туган як өйрәнү музеенда яз каникуллары вакытында, экскурсияләр үткәрелде. Экскурсиядә “ МБОУ-СОШ-интернат” мәктәбенең 1 класс укучылары (класс җитәчесе Хасанова М.Г.)  һәм 3 д  гимназия укучылары (класс җитәкчесе Кашапова Д.Ш.) катнашты.

29 март көнне район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышында Саба районының прокуроры Абитов Зөфәр Мәүлүт улы чыгыш ясады.

«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә “Минем яратканнарым” исеме  астында дәресләр үткәрелде.

27-29 нчы март көннәрендә районыбыз укучылары Казан шәһәрендә узган “Ватан” VIII Республика конкурсында катнаштылар.

Кичә, 28 март көнне Саба муниципаль районының  хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары узды.

Күптән түгел Мәскәүдә  дөньяның 63 дәүләтеннән  2 меңнән артык компания катнашында узган «ПРОДЭКСПО-2018» халыкара азык-төлек күргәзмәсендә  «Саба сөт комбинаты» җәмгыяте сыр җитештерүдә  лидер саналучы  предприятиеләр арасында  2 нче урынны яулады һәм көмеш медаль, халыкара конкурс лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

Кулланучылар базарын, белемне куланучыдан башка устереп булмый, “нишләргә?”, “кемгә мөрәҗәгать итәргә?», “кулланучы буларак ничек узеннен хокукларны якларга?” дигэн сораулар әзерэк булсын очен, 2018 нче елнын 21 нче март конендэ Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап,  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы вакытлыча начальник вазыйфаларын башкаручы Вафин Л.Х Саба муниципаль районының Корсабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итүне оештырды.

26 нче март көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә М.Фәйзиев истәлегенә багышланган көрәш турниры булып үтте. Әлеге ярышта 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучы балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International