Түбән Шытсу авыл җирлегендә

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

26 нче март көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә М.Фәйзиев истәлегенә багышланган көрәш турниры булып үтте. Әлеге ярышта 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучы балалар катнашты. Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И.Р., “ПМК-159” җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Набиуллин Ф.А., ООО СХП “Шытсу” җәмгыяте директоры Гайнуллин Ф.Г. һәм авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Б.М. катнаштылар.

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.

 

Түбән шытсу авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International