Явлаштау авыл җирлеге хәбәрләре

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

24 нче март көнне Явлаштау урта мәктәбендә традициягә әйләнгән чараларның берсе- “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәм чарасы бай  программа буенча алып барылды.  Укучылар башта бирнә, ярма җыйдылар, яз турында җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, күп төрле спорт уеннарында катнаштылар, ә соңыннан, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәгә аркан тартышырга ярдәм иттеләр. Кыш җиңелеп, хакимлеген Нәүрүзбикәгә тапшырып, иң изге теләкләрен теләп, саубуллашып китеп барды. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар, һәр сыйныфның үз көче белән әзерләгән кафеларында, төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International