Хөрмәтле Саба муниципаль районы гражданнары! Сезне әлеге инициативаны хуплавыгызны һәм акциядә катнашуыгызны сорыйбыз.

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе оештырылды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше аз керемле гаиләләрдәге балаларга хәлдән килгәнчә ярдәм итә һәм мәктәпкә компьютер техникасының запас (файдаланылмый торган) чараларын һәм дистанцион укыту шартларын булдыру өчен мобиль җайланмалар китерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International