"Коронавирус һәм грипп" дигән темага балалар белән әңгәмә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүгенге көндә балаларда үз сәламәтлекләрен кайгыртуга ихтыяҗ тәрбияләү мөһим. Сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш формалаштыру максаты белән Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияче Гыйлемханова Р. Н. сабыйлар белән «Коронавирус һәм грипп» дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул балаларга гади гигиена кагыйдәләрен үтәргә, кулларны даими юарга, дөрес тукланырга, витаминнар кабул итәргә, саф һавада күбрәк йөрергә кирәклеген искәртте. Шулай ук балалар бакчасында «коронавирусны кисәтү» темасына ата-аналар җыелышы узды.  Әлеге чара барышында ата-аналарга авыруның симптомнары һәм коронавирустан  ничек сакланырга кирәклеге турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International