«Конкурсның зона этабы»

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

17 март көнне Теләче районы Үзәк авылында "Татарстан Республикасының балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" Республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы булып узды. Анда Сабаның 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасыннан педагог - психолог Гайнуллина З. Р. катнашты. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча, Зөлфия Рөстәм кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 нче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде һәм республика этабында катнашу мөмкинлегенә лаек булды. Котлыйбыз, алдагы конкурс сынауларында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International