Саба районында 1 Республика күләмендәге Туган тел фестивале

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февраль, көнне мәктәп белемен модернизацияләүнең календарь планын тормышка ашыру кысаларында, Саба гимназиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Мәдәният калейдоскобы: Чит телләр буенча чит ил студентларының мастер-класслары» исемендә I Республикакүләм Туган тел фестивале үткәрелде.

Фестивальдә Татарстан Республикасы Мәгариф оешмалары укучылары һәм педагоглары, чит ил студентлары һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның  Филология һәм Мәдәниятара коммуникацияләр институты укытучылары катнашты. Фестиваль программасы буенча, сәламләү сүзләреннән соң, кунаклар, Саба муниципаль районы мәктәпләре коллективлары әзерләгән Татарстан Республикасының туган телләре буенча мастер-классларда булдылар. Шуннан соң барлык укучылар да инглиз, төрек, корея, гарәп, алман, француз, испан һәм итальян телләре буенча чит ил студентлары һәм укытучыларының мастер-классларында катнаштылар.

Гомумән алганда, әлеге фестивальдә катнашу чит телләрне белү дәрәҗәсен арттыру, укучыларның коммуникатив компетентлыгын үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International