Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулуга багышланган чаралар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына  31 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде:

1. 7нче сыйныф укучыларын “Юнармия” сафларына кабул итү.

2. Әфган сугышы ветераны И.Ибраһимов белән очрашу.

3. Әфганстанда һәлак булган И.Зиннатуллин каберенә чәчәкләр кую.

4. И.Зиннатуллинның әнисе Раилә апа белән очрашу.

Тантаналы чараларда Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Ф. Закиров, әфган сугышы ветераннарының район оешмасы җитәкчесе И.Әхмәтшин, әфган сугышы ветераннары Р.Ягъфәров һәм Р.Абдуллин, “Юнармия” хәрәкәтенең Саба районы буенча штаб начальнигы Д.Вәлиуллин, шулай ук Олы Шыңар урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицееның яшь юнармиячеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International